Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яхшыга гына сөйлиләр

Күптән түгел билгеләп үтелгән Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан Шешминка авыл китапханәсендә “Наркотикларга – юк, дип әйт!“ темасына әңгәмә оештырылды.

Аның барышында китапханәче Ольга Ланкина яшь китап укучыларга яшүсмерләр арасында наркомания таралу проблемалары, наркотик матдәләр куллануның зарары һәм бу чиргә каршы ничек каршы торырга кирәклеге хакында сөйләде. Мондый начар гадәткә альтернатива итеп, кызыклы китаплар ук, спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше тәкъдим ителде.

Китапханәдә “Наркотиклар - киләчәксез тормыш“ дип аталган күргәзмә эшли башлады. Китаплар һәм журналлар яшь укучыларны уйланырга өнди: ниндидер мизгел рәхәтлеге өчен үзеңнең, туганнарыңның“ якын кешеләреңнең тормышын куркыныч астына кую кирәкме икән?

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев