Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа Элмәле мәктәбендә көчле укытучылар укытты

Узган гасырның 60 нчы елларында Яңа Элмәле урта мәктәбенең өлкән сыйныфларында барлык әйләнә-тирә, хәтта чагыштырмача ерак урнашкан Лагерка һәм Иске Сережкино, шулай ук Әлмәт районының  Иске Кләмәнтәй һәм Шентала районының Иске Афонькә авылларыннан кадәр килеп укыдылар. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки ул заманда районда нибары дүрт урта мәктәп булып, аларның берсе Яңа Элмәләдә урнашкан иде.

1966 нчы елны 81 укучыга, шул исәптән миңа да, урта белем турында аттестатлар тапшырдылар. Өч чыгарылыш: бер – унбер һәм ике унынчы сыйныфлар булды. Мәктәп белән,  тормышка зур планнар корып һәм укытучыларыбызга ихлас рәхмәтләр җиткереп, шулай хушлаштык.

Укытучыларыбыз укучылар һәм ата-аналар арасында гына түгел, барлык авылдашлар арасында зур ихтирам казанган кешеләр  иде, барысы да диярлек Бөек Ватан сугышы ветераннары.

Әлеге чыгарылыш сыйныф укучыларының язмышы төрлечә булды. Без күптәннән инде пенсионерлар, әби-бабайлар, кайберәүләрнең оныкчыклары да бар. Очрашырга туры килгән чакларда, беренче чиратта, туган мәктәбебезне, хөрмәтле педагогларыбызны искә алабыз. Ничек онытып була, әйтик,  тарих һәм география фәннәрен укыткан Константин Кириллович Валеровны. Сүз уңаенда,  ул озак еллар партиянең Татарстан өлкә комитетын  җитәкләгән Фикрәт Әхмәтҗан улы Табеев белән Казан университетында параллель төркемнәрдә укыган. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Архип Кузьмич Улаев, химия һәм биология укытучысы Елена Александровна Улаева, немец теле укытучысы Зинаида Ильдимировна Мельникова, Сергей Николаевич Максимов, Иван Прокопьевич Никитин, Харитон Хуснуллович Митюков һәм башка остазларыбыз безнең хәтердә саклана. Мәктәп директоры Ольга Ивановна Иванова рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Ул эшләгән вакытта мәктәпнең яңа бинасы төзелде.

Безне бераз бик тә белемле Порфирий Васильевич Афанасьев та укытты. Аннан соң ул әле “Ленин юлында” район газетасы редакциясендә дә эшләде. Порфирий Афанасьев – Чувашиянең халык шагыйре, күпсанлы китаплар  авторы, бүген Чабаксарда яши.

Тормыш юлыбызда үрнәк булган башка укытучыларыбызга без һәрвакыт рәхмәтле, алар алдында баш иябез.

Харитон Митюков, хезмәт ветераны,

Яңа Элмәле мәктәбенең 1966 нчы елгы чыгарылыш сыйныф укучысы.

Чирмешән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X