Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Утыз Имәндә агачлар газүткәргечкә аварга мөмкин

Авышып, күгәреп беткән газүткәргеч торбалар авылларның ямен, күренешен боза, Мин бу мәсьәләне 2008 елда ук күтәреп чыккан идем.

Мин яши торган урамдагы газүткәргечләрне шул елны сары буяу белән буяп чыктылар. Шуның белән эш бетте кебек.

Менә тагын бер проблема хакында язам. Минем бакча башы күршеләремнең картаеп беткән, калын, биек ике тополе катырак җилдә, давылда авып китеп газүткәргечләрне җимереп ташларга да бик мөмкин. Бу агачларны кисеп алсалар, куркынычсызрак булыр иде.

Гомумән, газчылар үз объектларына игътибарлы булсыннар иде.

Самат Ризванов

Утыз Имән авылы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев