Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Урамда кәҗәләр: бакчаларыгызны карагыз

Безнең авылда кәҗә асраучылар байтак. Кайбер хуҗалыкларда алар берничә үк. Иртән торуга хуҗалары бу хайваннарны урамга чыгарып җибәрә – теләсә кайда йөрсәләр. Тегеләре йөри дә.

Авылга кунакка кайткан шәһәр кешеләре машиналарын йорт алдында калдырып хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Ә кәҗәләр аларның машиналарының түбәсенә үк менеп тояклары белән техникага зыян сала. Шундый берничә очрак булганы бар. Ремонт эшләре бер дә арзан түгел, унар мең сумнарга төшә.

Октябрь аенда кәҗә көтүе челтәр-рабицада тишек табып, безнең бакчага кергән. Алар ике алмагачны, эрбет (кедр), слива һәм чыршы агачларын кимергәннәр.  Әлеге алмагачларны мин 20 ел үстердем, уңыш та бирәләр иде. Алар һәм Кемерово өлкәсеннән туганнар җибәргән кедр – минем мактанычым иде. Тик, кызганыч, хәзер агачлар терелеп китәрлек түгел инде. Ник кәҗәләрне абзарда, арканда тотарга яки чиратлап көтәргә мәҗбүр итмиләр икән? Шушы хайваннарның һөҗүменнән соң яшелчә, җиләк-җимеш уңышыннан колау кагу бер дә яхшы хәл түгел бит.

Элек авыл урамнарында дуңгызлар да йөри иде. Хәзер моны тыйдылар – хуҗалары аларны абзарларында тота. Кәҗәләрне асрауда да бер тәртип булсын иде. Алар бакчаларга, машиналарга зыян салып урамда йөрергә тиеш түгел. Без әлеге мәсьәләдә Иске Үтәмеш авыл җирлеге җитәкчелегенең ярдәменә өметләнәбез.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X