Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туймәттә яшәүче ветеран ураза аен көтеп ала

Мин уразаны һәр елны тотам, калдырмаска тырышам.  Без бит - олылар өйдә генә, тотарга була, эшкә йөрүчеләргә генә җайсызрак. Хәзер инде авылда, яшьләр арасында да ураза тотучылар күп.

Быел да уразаны көтеп торам, исәнлек кенә булсын, дим. Намазлар, догалар укып көннең узганы сизелми дә диярлек. Арып китсәң, ятып алырга мөмкин.

Ураза вакытына тәм-томнарны күбрәк алабыз, кибеттә бит хәзер бөтен әйберне саталар, запас җыймасаң да була. Янымда киленем бар, кирәген алып кайтып бирә. Әле кибеткә үзем дә йөри идем дә, үзизоляция булу сәбәпле, урамга чыкмаска тырышам, сакланырга, чир белән бергәләп көрәшергә кирәк.

Ел саен Рамазан аенда кунаклар җыеп өйдә ифтар ашы уздыра идек. Быел ничек булыр инде, бергәләп авыз ачу күңеллерәк инде дә. Авылда да авыз ачу мәҗлесләре һәр көнне диярлек була иде, мәчеттә ифтар оештыру да гадәткә кереп китте. Быел алай җыелып булмас кебек, шулай да уразалар тотып, игелекләр кылып яшик. Яман чирләр генә килмәсен.

Миңнегөл Гатина.

Туймәт авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев