Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туймәт киленнәре - күршеләренең дә бәхете

Күрше хакы – тәңре хакы, ди халык. Бу дөрестән дә шулай. Чөнки нинди генә йомышың төшсә дә, шатлыкта да, кайгы килсә дә беренче булып күршеләреңә керәсең.

Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, күршеләрем белән 41 ел дус-тату яшибез. Элек аралашып яшәгән күршеләребезнең кайберләре инде бакыйлыкка да күчте. Аларга алмашка уллары, киленнәре калды. Яшьләр дә, әти-әниләре кебек, күрше хакын хаклап яшиләр.

Күршеләрем Вәлиевларның киленнәре Фәридә – сабыр, тырыш. Төп йортка кайтучыларны ачык йөз, тәмле сый белән каршы алып озата. Каенатасы быел, 88 яшендә мәңгелек йортка күчте. Каенанасы Кәримә апага 87 яшь тулды. Аллага шөкер, әле дә кулыннан килгәнчә булыша, килен белән каенана дус-тату гомер итәләр. Тәлгать белән Фәридә өч бала тәрбияләп үстерделәр.

Уң якта Салават һәм Лилия Рәҗәповлар яши. Лилия каенанасы Мәдинә апаны тәрбияләп соңгы юлга озатты. Каенатасы Самат абыйга 90 яшь булды инде, ул да ярдәмгә мохтаҗ. Лилия аны да хөрмәтләп тәрбияли. Эшчән, миһербанлы балалар үстерәләр.

Тагын бер күршем Рәйханә Кәримова турында да гел җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Аның уңганлыгына исләр китә, нәрсәгә тотынса, ахырынача башкарып чыга, ир-ат эшеннән дә куркып тормый. Хөсәен белән акыллы, ярдәмчел балалар үстерәләр.

Гакыйлә дә олы йортка килен булып килде. Хәзер инде ул үзе дә каенана. Бүген Лотфуллиннар - Гакыйлә белән Ренат әниләре Наилә апаны тәрбиялиләр, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Каенатасының туганы Гыйзнәвар апаны да озак еллар тәрбияләп соңгы юлга озаттылар.

Тагын бер күршебез Роза Гыйниятуллинаның да тормыш тәҗрибәсе шактый. Күршеләр булып яшәгән Наил аны үзенә яр итте. Бик матур яшиләр. Гаилә ныклыгының күп өлеше хатын-кызның сабырлыгы, тырышлыгы һәм уңганлыгыннан тора. Розада бу сыйфатларның барысы да бар. Алар уңган-булган ике кыз да үстерделәр.

Кешелек кыйммәтләре акчага корылган заманда күршеңдә шундый игелекле кешеләр яшәве – зур бәхет ул.

Зәйнәп Сабирова.

Туймәт авылы.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев