Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туймәт авылы халкы социаль хезмәткәрләренә рәхмәтле

Туймәт авылында мәрхәмәтле, игелекле, чын мәгънәсендә зур йөрәкле кешеләр бик күп. Бүген сүзем нәкъ менә шундый кешеләр турында булыр.

Социаль хезмәткәрләр дигән игелекле һөнәр ияләре соңгы елларда караучысыз калган яки балалары читтә яшәп ярдәмгә мохтаҗ булып яшәүче әби – бабайларыбызны, сабый бала карагандай, кадерләп, барлык гозерләрен үтәп торалар. Өлкән кешеләрнең төрле вакыты күзәтелә: авырып киткән, кәефсез чаклары – мондый вакытта табиб та, психолог та, сердәш тә була белергә кирәк. Араларында бөтенләй урында ятып, һәрдаим карау, игътибар сорап торганнары да бар.

Тыл ветераны Хәдичә әби Насретдинова коляска белән хәрәкәтләнеп, улы Ринат белән гомер кичерделәр. Социаль хезмәткәр Мөслимә Лотфуллина һәрвакыт хәлләрен белеп, йорт тирәсендәге эшләрендә булышып, азык-төлек, дарулар алып кайтып, гел булышып торды. Кызганыч, авырып киткән Хәдичә әби арабыздан китеп барды.

Икенче фидакарь тыл ветераныбыз –Тәскирә әби Ишмөхәммәтова. Ул ялгыз гомер кичергән, илебезнең авыр вакытларында үзен кызганмыйча хезмәт иткән әбиләребезнең берсе. Шул авыр елларның нәтиҗәседер инде, исәнлеге какшап, 16 ел урын өстендә ятарга мәҗбүр булды. Иң башлап аны карарга Рәмзия Галимова алынды. Соңрак бу зур һәм әҗерле эшне Роза Кәримова дәвам итте. Тәскирә әбинең өеннән килүче – китүче өзелми иде, ялганларга беркем дә ирек бирмәстер, кайчан керсәң дә өе җыештырылган, ашарына әзерләнгән, урын-җире гөлләр кебек була иде. Әби үзе дә, һәр килгән кешенә мактап, кызларым бик әйбәт, кенә дип торды. Соңгы 5-6 елда гомумән дә хәле авыраеп китте. Шуңа, Роза Гали кызына ярдәмгә Розалия Зарипова килә иде. Атна саен хезмәткәрләр әбине бергәләп юындырып, карап тордылар. Инде менә Тәскирә әбиебез дә вафат булды. Аны зурлап, соңгы юлга озатуны да шул ук кызлар башлап йөрде.

Июнь аенда булып узган бәйрәмнәре уңаеннан, барлык авыл халкы һәм шәхсән авыл җирлеге башкарма комитеты исеменнән без аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар, күркәм сабырлык, ныклы исәнлек, гаилә бәхете, авыл халкының ихтирамын тоеп яшәүләрен телибез. Ил үзенең геройларын исемләп белергә тиеш дигән кебек, бу гүзәл затларыбыз: Роза Гали кызы Кәримова, Розалия Габбас кызы Зарипова, Гөлназ Йосыф кызы Галимова, Нәфисә Минәхмәт кызы Галимова, Мөслимә Мәхмүт кызы Лотфуллина, Люция Минәхмәт кызы Сәхапова.

Бик зур рхмәт Сезгә!

Барлык Туймәт авылы халкы исеменнән

Рәзилә Фәссахова.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев