Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкәдә иртән тәүге сукмакны хат ташучы сала

Район газетасы битләрендә газета-журналларның хуҗаларына вакытында килеп җитмәве турында еш укырга туры килә. Бәлкем шулайдыр, анысына керешәсем килми. Ә менә үзебезнең почта таратучыбыз - уңган, булган Сәгадәт Мостафина турында язып үтәсем килә.

Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Сәгадәт, һәр авыл баласы кебек, йорт эшләренә өйрәнеп үсә. Мәктәпне тәмамлагач, күп еллар колхозда сыер савучы булып эшли. Менә шул елларда аңа күз атып йөрүче, авылның бик уңган, бик булган егете Исмәгыйль аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Сәгадәт үзенең ризалыгын бирә. Бу вакытта аңа 21 яшь була. Тормышларын матур гына көйләп җибәрәләр. Кирпечтән затлы өй өлгертәләр. Аллаһы Тәгалә үзләренә бер малай, бер кыз бүләк итә. Бакча тутырып бәрәңгесен, суганын, яшелчәсен үстерәләр, мал-туар асрыйлар. Икесе дә эштә.

Бер уйламаганда, почта бүлеге башлыгы (инде мәрхүмә) Лилия Сәлманова Сәгадәтне хат ташучы итеп эшкә чакыра. Башта ул бу тәкъдимнән куркыбрак кала. Ни әйтсәң дә, җаваплы эш бит. Газета-журналларны, пенсия акчаларын хуҗаларына вакытында илтеп тапшырырга кирәк, шуның өстенә олы яшьтәгеләрнең утка,  газга түли торган квитанцияләрен алып, акчаларын түләп, кире үзләренә кайтарырга кирәк. Аннан соң күпме почта бүлекчәләре җитәкчеләре алышынды: Йосыф Идрисов, Наилә Шәйдуллина, Сирин Яхина. Соңгысы Нәфисә Идиятуллина белән дә менә инде 5 ел эшли Сәгадәт. Һәр хуҗаның үз таләбе, үз характеры бит. Бу табигый хәл. Алар барысы да дус, тату бер гаилә кебек эшлиләр.

Хат ташучыбыз тормышында төрле югалтулар кичерде, әүвәл әтисе Корбангали абый, аннан соң әнисе Минкәян апа вафат булдылар. Бу хәсрәтләрнең әрнүләре бетәргә дә өлгерми, тормышлары шулай түгәрәкләнеп беткәч кенә, тормыш иптәше чирләп, ике баласын хатынына калдырып, Исмәгыйль  бакыйлыкка китеп бара. 44 яшьлек Сәгадәт ике баласын күкрәгенә кысып тол калды. Ул вакытларны искә алу белән йөрәк сыкрап ала. Көннәрен ничек үткәргәнен ул үзе генә белгәндер. Шулай да тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк: балаларны аякка бастырырга, укытырга. Ә алар бик уңган булып, әниләренең кул арасына кереп, беренче ярдәмчеләре булып үсәләр. Улы Илнурны өйләндереп, кызы Әнисәне кияүгә биреп, Сәгадәт аларны, бик матур туйлар ясап, олы юлга озатты. Балалары әниләрен бүген дә ташламыйлар, һәр ялда кайтып хәлен белеп, йорт эшләрендә булышып китәләр. Хуҗалыктан тыш төп эше дә бар бит әле.

Хәзер бит почта кибет сыман: товар китереп тутыралар. Бу хат ташучыларга өстәмә эш. Шуның өчен Сәгадәт кайбер көнне авылны икешәр тапкыр әйләнә. Пенсия, газеталар да таратасы, шул ук вакытта товар да. Әйберләре сумкага сыймагач чанага төяп тартып йөри. Әле бит һава шартлары да төрлечә: кары, бураны, салкыны, яңгыры дигәндәй. Кышкы салкын буранлы көннәрдә иртүк авыл урамнарына тәүге сукмакларны ул салып үтә. Көн кыска, өлгерергә кирәк. Газета-журналларга язылу кампаниясендә һәрбер кеше янында булып газета-журналларны рекламаларга кирәк бит әле. Ул яктан авыл халкы бик актив, газеталарга: “Безнең Чирмешән”гә, “Ирек мәйданы”на, “Акчарлак”ка  теләп язылалар. Авылдашларыбыз Мөнирә Җамалетдинова, Шәһит Гыйрфанов, Фәһимә Идиятуллина алтышар төрле газета-журнал алдыралар.

Еллык планны үтәми калганы юк. Шушы уңганлыгы өчен Сәгадәт Мостафина район газетасы редакциясенең дә “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. Кыенлыкларны барысын да үзе аша үткәреп, булганына риза булып, “Үзеңнең яраткан эшең белән кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәү, үзе бер бәхеттер минем өчен”, - дип яши хат ташучыбыз Сәгадәт.

Фаил Гафиятуллин.

Түбән Кәминкә авылы.

фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X