Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кәминкә мәктәбе укытучылары безнең өчен маяк булдылар

"Мин дә укырга барам!" - диеп, елый-елый әниемне йөдәткәнем әле дә хәтеремдә. Матур киенеп, чәчәк бәйләме тотып Түбән Кәминкә урта мәктәбенә беренче тапкыр баруымны һич онытмыйм. Нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Кызыклы дәресләребез, такта алдында җавап бирүләр, көндәлектәге билгеләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар - болар барысы...

"Мин дә укырга барам!" - диеп, елый-елый әниемне йөдәткәнем әле дә хәтеремдә. Матур киенеп, чәчәк бәйләме тотып Түбән Кәминкә урта мәктәбенә беренче тапкыр баруымны һич онытмыйм.

Нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Кызыклы дәресләребез, такта алдында җавап бирүләр, көндәлектәге билгеләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар - болар барысы да истә калган.
Инде күп вакытлар үтсә дә, күңелле мизгелләр, яраткан укытучыларымның ягымлы карашлары күз алдында тора, чөнки иң якты, саф мизгелләр мәктәптә уку дәверендә күңелгә салына. Класс җитәкчебез Мөхлисә Закирова безнең өчен дөрес юл күрсәтүче булды.
Хәзер инде мин үзем дә укытучы, 9 ел мәктәптә эшлим.Заманында үзем укыган, соңрак педагог буларак беренче адымнарымны ясаган мәктәбем директоры - гадел дә, кешелекле дә Әхтәм Миннәгыйм улы Мусинга hәм үземнең укытучыларыма, туган ягыма рәхмәтлемен.
Безгә белем биргән, тормыш зирәклегенә өйрәткән, беренче җиңүләребездә өлеше зур булган, авырлыкларыбызны уртаклашкан игътибарлы, таләпчән остазларыбызны гомер буе рәхмәт хисләре белән искә алырбыз. Тормыш сезгә hәм укучыларыгызга бары тик яхшы билгеләр генә куйсын! Барлык укучыларыгыз исеменнән сезгә рухи көч, сәламәтлек hәм гаилә иминлеге, иҗади уңышлар, сүнмәс дәрт, иртәгәсе көнгә ныклы ышаныч телим.
Рузиля Хәйруллина.
Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбән Кәминкә авылы мәктәп укытучысы