Түбән Кәминкә мәктәбе укытучылары безнең өчен маяк булдылар
"Мин дә укырга барам!" - диеп, елый-елый әниемне йөдәткәнем әле дә хәтеремдә. Матур киенеп, чәчәк бәйләме тотып Түбән Кәминкә урта мәктәбенә беренче тапкыр баруымны һич онытмыйм.
Нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз якты сыйныф бүлмәсенә алып керде. Кызыклы дәресләребез, такта алдында җавап бирүләр, көндәлектәге билгеләр, каушап, белгәнеңне дә онытулар - болар барысы...