Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Совет урамындагы 5 нче йортта төрле милләт кешеләре дус яши

Тормышыбыз, яшәү шартларыбыз көннән-көн  яхшыра. Чирмешәннән Сәгыйровларның Совет урамындагы, 5 нче йортына күченеп яши башлаганнарына да 38 ел вакыт үткән. Фатирдагы ул вакыттагы шартларны бүгенгесе белән чагыштырырлык та түгел.

-Йортыбыз 1981 нче елда төзелгән, бирегә 1984 нче елда күчендек, аны безгә ПМКдан бирделәр. Ирем озак еллар шул оешмада эретеп ябыштыручы булып эшләде. Ул вакытта фатирда краннан салкын су килә, ә канализация юк, аны әле 2000 нче елларда гына ясадылар. Моңа кадәр юынтык суларны чиләк белән чыгарып түгә идек, бәдрәф урамда иде, - ди Мәдинә Сәгыйрова. - Җылылык үзәктән килде, тик яз һәм көз җылылык бирү туктатылгач, өйдә өшеп, киез итекләр белән йөргән чаклар хәтердә, тәрәзәләрдән җил өрә, балалар кечкенә, алар шуңа еш чирләделәр. Һәр фатирга ике контурлы шәхси җылылык казаннары урнаштыргач, җылыга тиендек, аны үзебезгә кирәк вакытта кабызабыз, температураны үзебез көйлибез. Краннан җылы су агып тора, бөтен уңайлыклар бар өйдә. Бу безнең кебек олы яшьтәге кешеләр өчен аеруча җайлы.

Хәзер аларның йортының эче генә түгел, тышы да бик матур, түбәсе төсле калай белән ябылган, стеналар тышланган, подъездлар якты, матур, иркен, өйдәге кебек анда да бүлмә гөлләре үсеп утыра. Йорт тирәсендә дә чәчәкләр күп, ишегалдын гел тәртиптә тоталар. Күршеләр җыелышып карны бергә көри, чисталыкны да бергәләп булдыралар. Әле быел да ишегалдында ремонт эшләре бара, шома итеп асфальт салып куйганнар.

-Йортыбызны ел саен диярлек ремонт ясап, матурлап торалар. Төзүчеләргә, район җитәкчелегенә рәхмәт, -ди Мәдинә Закир кызы.

22 фатирлы йортта төрле милләт кешеләре бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, аңлашып, дус, тату яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев