Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Михаил Наратов туганы Маркелны да район газетасына яздырган

Әккәрәй авылыннан Михаил Наратов ярты гасырдан күбрәк район газетасын укый

Без, өлкәннәр, авыл ветераннары, узган елларны, күргәннәребезне яхшы хәтерлибез. Безнең буынга авыр сугыш елларын һәм сугыштан соңгы авырлыкларны кичерергә туры килде, ләкин соңрак бәхетле, вакыйгаларга бай тормышта яшәдек. Авыл тормышын үзгәртеп коруда һәм колхоз җитештерүен үстерүдә актив катнаштык.

Типик проектлар буенча хезмәт таләп итә торган процессларны механикалаштыру җайланмалары белән терлекчелек биналары, автомашиналар һәм тракторлар өчен җылы гаражлар, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен остаханәләр төзелде.

Яшьлегебез чорында авылда социаль-көнкүреш объектлары: мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, ике эш урынлы кибет төзелде. Фрунзе исемендәге колхоз бишьеллыкта дәүләткә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату планнарын уңышлы үтәп, бу күрсәткечләр буенча колхозлар ярышында беренче бишлеккә чыкты.

Район газетасы битләрендә колхозлар, бригадалар һәм фермалар, шулай ук аерым механизаторлар һәм терлекчеләр ярышы нәтиҗәләре киң яктыртылды. Ул елларда колхозда терлекчелек белгече булып эшләдем, район газетасы минем өчен тансык, кирәк иде.

Район газетасын 50 елдан артык яздырам һәм укыйм. Элек ул «Ленин юлында» дип аталды.

Шушы еллар дәвамында газета минем өчен гаилә әгъзасына әйләнде дисәм дә була. Һәр юлын укыйм һәм район авылларындагы вакыйгалар турында күп мәгълүмат алам. Газета битләрендә элек бергә эшләгән кешеләрнең, дусларның исемнәрен эзлим. Кайчагында үзем дә редакциягә газетада бастыру өчен мәкаләләр җибәрәм, үз язмаларымны “Наш Черемшан” битләрендә укырга яратам.

Язылу кампаниясе башлану белән авылдагы хат ташучыга мөрәҗәгать итәм. Бу ярты елда да «Сувар» һәм «Наш Черемшан» газеталарын алдырам. Туганым Маркелны да район газетасына ярты еллыкка яздырып туган көненә бүләк ясадым.

Михаил Наратов,

хезмәт ветераны.

Әккәрәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев