Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Түбән Кармалка тарихы турында китап инде өченче тапкыр басылды

Кулымда «Без тумышыбыз белән Түбән Кармалкадан» дигән уникаль басма. Аны миңа әле күптән түгел генә китапның авторы - танылган журналист Анатолий Чернышев үзе бүләк итте.

Ни өчен уникаль соң? Беренчедән, ул инде өч тапкыр басылып чыкты һәм шушы авыл һәм аның халкының тарихына кагылышлы яңа фактлар белән даими тулыландырылып торды. Икенчедән, ул авылның зур елъязмасын колачлаган, анда фронтовикларның, авыл хуҗалыгы алдынгыларының, локаль сугышларда катнашучыларның һәрберсенең исеме аталган. Өченчедән, биредә Анатолий Петрович материаллары гына түгел, аның якташларының язмалары да урын алган.

Әйе, безнең тынгысыз Чернышев биниһая зур эш башкарган. Һәм, һич арттырусыз, ул шушы хезмәте белән үзенә һәйкәл салды, дип әйтергә мөмкин. Аның күп кенә якташлары хәзер Түбән Кармалкада яшәмиләр инде, әмма бу китапның барлыгын белгәч, аны үзләренә алырга теләделәр. Кемнәрдер үз туганнары һәм якыннары белән бәйле исемнәрне һәм вакыйгаларны яңартты. Анатолий Петрович, сабырлык белән, яңа эпизодлар куеп, янә типография юлын таптады. Шулай итеп тагын ике басма барлыкка килде.

Әлбәттә, биредә авторның әти-әниләренең дә тормыш юлы күрсәтелгән, уллары аларның портретларын, хезмәт һәм мохтаҗлыклар аша узган гади авыл гаиләсе тарихын тасвирланган. Автор сугыш чоры михнәтләрен дә, фронтовиклар өлешенә төшкән сугыштан соңгы сынауларны да, тылда ачлык, ялангачлыктан исән калучыларны да, сугыш чоры балалары һәм хәзер тыныч вакытта кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр хакында да күңеле аша кичереп яза.

Аның әдәби иҗаты да кызыклы, алар - Анатолий Петровичның туган авылына, балачакка, әти-әниләргә, үз балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына багышлап язылган шигырьләре.

Түбән Кармалка турында елъязманың тагын бер үзенчәлеге бар. Ул даими рәвештә биредә яшәүче 199 кешенең исемлеге белән тәмамлана. Бу - аларның үз авылларына, кече ватаннарына тугрылыгын тану, аны саклап калуларына рәхмәт билгесе.

«... Халыкның әхлакый ягы тасвирланган сезнекедәй шундый китаплар шушы буынның социумдагы әлеге дәвергә хас үзенчәлекле гадәтләре һәм мөгамәләләре безгә һәрвакыт кызыклы булачак», - дип яза Людмила Баранова.

Һәм мин аның белән тулысынча килешәм. Бу басма китап киштәләрендә дә, китапханәләрдә дә, хәтта интернет киңлекләрендә дә лаеклы урын алачак.

Анастасия ВАКАТОВА.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев