Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ләлә апа безнең күңелләрдә

Байтак еллар узса да, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, каршы алган беренче укытучы апалар һаман дә күңел түрендә саклана, аеруча 3-4нче сыйныфларда белем биргән Ләлә апа Хасәншина гел истә.

Хәзер инде ул гүр иясе. Авылга зиратка кайткан саен аның каберлеген эзләдем,таба гына алмадым. Узган ел көз, нәкъ Укытучылар көне алдыннан, туганнарның, якыннарның каберләрен җыештырырга кабат зиратка кайттык. Шунда, очраклы рәвештә, Ләлә апаның каберенә тап булдым. Кечкенә генә язуда аның туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән иде.

Ләлә апа бүген дә күз алдымда тора. Йон юбка белән якасыз блузкадан, йомшак, ягымлы тавышы белән дәрес аңлата. Без, 30га якын укучы, аны авыз ачып тыңлыйбыз. Ул гомерен мәктәпкә, балаларга белем бирүгә багышлады. Тормышка да чыкмады. Бәлки, балалары булса, кабере дә мондый ташландык хәлдә булмас иде. Классташларыма шалтыратып, фикерләрем белән уртаклаштым. Акча җыелышып, укытучыбыз каберенә таш куярга килештек. Бу тәкъдимне Ләлә апаның башка укучыларына да җиткердек. Рәхмәт, баш тартмадылар, 25 кеше акча кушылдык, ташка заказ бирдек. Күптән түгел аны илтеп урнаштырдык. “Укучыларыннан” дип яздык. Тыныч йокла, Ләлә апа, синең укучыларың сине онытмый!

Миннурый Галәүтдинова.

Чирмешән-Урманасты Үтәмеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев