Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лашманда Октябрь бәйрәмендә уңган төзүчеләргә тегү машинасы биргәннәр

Элек, Советлар Союзы вакытында, авылларыбызда Октябрь бәйрәмен бик зурлап, кызык итеп оештыралар иде. Бу көнне бөтен мәктәп балалары флаглар тотып демонстрациягә чыга. Халык барысы да бергә аралашып, бер-берсенә кунакка йөрешә.

Колхоз җитәкчеләре бәйрәмдә һәр елны аш мәҗлесләре оештырдылар. Онын-итен, ашау-эчү өчен кирәкле барлык әйберләрне бирәләр иде. Мәҗлесләрдә, балалардан алып, барлык олы яшьтәге кешеләр - чакырылган йортта кунак булалар иде. Әле кайбер ир-атлар “Мәскәү егетен” дә кыстрып килә. Бәйрәмнәрдә колхозчыларга зур-зур бүләкләр тапшырганнары бик яхшы хәтердә.

1967 елны Лашман, Әмир авылларының колхоз атамасын “Октябрьнең 50 еллыгы” диеп үзгәрттеләр (элек “Бүләк” дип атала иде). Яңа исем авыл хуҗалыгы эшләре буенча районда алдынгы урынны яулаган өчен бирелде, аны Иске Кадига (Тукай исемендәге колхозга) да бирергә булалар, тик ярышта “Бүләк” җиңә. Ул вакытта колхозда эшләүчеләр, терлекчелектә, машина-трактор паркларында, төзелештә хезмәт куючылар күп. Төзелеш бригадалары гына да 5-6. Алар фермалар, гаражлар төзеделәр, урман кисеп ташып, пилорамада ярдырып, бура да бурыйлар иде.

10-12 кешелек төзелеш бригадасының берсен Шәһит абзый Харисов  җитәкләде. Минем әти дә гомере буе шунда төзелештә эшләде. Колхозга яңа исем биргән көнне Шәһит абый белән әтигә кул белән тегә торган машина да биргәннәре истә. Әлеге машина безгә күп хезмәт итте, заманында ул бик зур бүләк иде. Әтигә шул чакта 63 яшь иде, тик  без пенсиядә диеп кул кушырып утырмадылар абзый-апалар, гомерләре буе колхозга булыштылар. Әле ул вакытта пенсия бирү дә юк иде кебек, хәтерләмим. Менә шундый хәлләр.

Киләчәктә дә тырышып эшләп, бер-беребез белән аралашып, исәнлектә-саулыкта, гыйлем-гыйбәдәт кылып яшәргә язсын. Барыгызны да узган бәйрәм белән котлыйм.

Миндар Борһанов.

Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев