Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лашман укучылары Болгарга сәяхәт кылды

Лашман урта мәктәбенең 5 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары, укытучылары Земфира Сөләйманова һәм Рәфыйк Гатин җитәкчелегендә, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәяхәткә бардылар. Балалар биредәге истәлекле урыннарның матурлыгына таң калдылар. Сәяхәт «Ак мәчет» комплексыннан башланды. Бу гаҗәеп матур мәчеткә мәдрәсә, дин әһелләре белән очрашу һәм кунаклар кабул итү өчен резиденция...

Лашман урта мәктәбенең 5 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары, укытучылары Земфира Сөләйманова һәм Рәфыйк Гатин җитәкчелегендә, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәяхәткә бардылар.


Балалар биредәге истәлекле урыннарның матурлыгына таң калдылар. Сәяхәт «Ак мәчет» комплексыннан башланды. Бу гаҗәеп матур мәчеткә мәдрәсә, дин әһелләре белән очрашу һәм кунаклар кабул итү өчен резиденция керә. "Ак мәчет" тән ерак түгел Икмәк музее урнашкан. Биредә болгар бабаларыбызның орлык чәчүдән башлап, пешкән икмәккә кадәрге игенчелек хезмәтен тасвирлаучы интерактив комплекс белән таныштык.
Шуннан соң Хәтер тамгасы корылмасын, Габдрахман коесын, Төньяк төрбәне, тагын бик күп тарихи архитектура корылмаларын карадык, сәяхәтебез бик күңелле һәм эчтәлекле булды.
Лашман урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, ата-аналар, шундый гаҗәеп экскурсиягә бару мөмкинлеге тудырган - автобус белән ярдәм иткән өчен "Юбилейный" боз сарае директоры Риф Зариповка рәхмәтле.
-Аңа алдагы көннәрендә ныклы исәнлек, гаилә тынычлыгы һәм зур уңышлар теләп калабыз, диләр сәяхәчеләр.
Рәфыйк Гатин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лашманка Булгар

2
X