Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лашман егетләре чишмәләрне матурлый

Лашман халкына күп еллар хезмәт иткән, авылның нәкъ уртасында урнашкан, шуннан суын алган, кер чайкаган Калай чишмәсенә соңгы вакытларда, ничектер, игътибар кимеде. Бер сәбәбе шул - халык аннан файдаланмый, су алмый башлады.

Саф сулы чишмәбезнең ташландык хәлгә килүенә битараф булмаган яшьләр бар икән әле. Рифат Талипов тәкъдиме белән, авыл егетләре Калай чишмә тирәсен тәртипкә китерә башладылар. Беренче көнне чапкычлар, көрәкләр белән чишмә территориясен чүп үләннәреннән арындырдылар, керү юлын чистарттылар. Соңрак, буяу материаллары алып, алар капка, коймаларның уңган буяуларын да яңартырга уйлыйлар. Чишмә янында ял итү өчен 0эскәмиләр һәм таган кую планнары да бар.  Бу эшнең барлык чыгымнарын Рифат Талипов күтәрә.

Изге эшкә алынган егетләргә бары рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә. Изгелек беркайчан да эзсез югалмый.

Чишмәләрне саклау – табигатьне, авылыбызны саклау дигән сүз. Туган табигатебезне, чишмәләребезне кадерләү барыбызның да изге бурычы. Су чыганакларыбыз югалмаса авылларыбыз да яшәр һәм матурланыр. Су ул – яшәү чыганагы.

Илдар Мөбарәкшин.

Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев