Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Колхозда эшләгәндә санаторийда ял итә идек

Безнең чор кешеләренең хезмәт юлы иртә башланды. Үзем дә 7 классны тәмамлагач биш ел дуңгызлар карадым. Ул вакытта да алдынгы терлекчеләрне, колхозчыларны район газетасында мактап язалар иде. Дуңгыз фермасында эшләгәндә "Ленин юлында" газетасында фоторәсемем дә басылып чыкты. Эштән арып кайтсак та, яшь чак бит, кичке уенга клубка җыела идек. Ул...

Безнең чор кешеләренең хезмәт юлы иртә башланды. Үзем дә 7 классны тәмамлагач биш ел дуңгызлар карадым.

Ул вакытта да алдынгы терлекчеләрне, колхозчыларны район газетасында мактап язалар иде. Дуңгыз фермасында эшләгәндә "Ленин юлында" газетасында фоторәсемем дә басылып чыкты.
Эштән арып кайтсак та, яшь чак бит, кичке уенга клубка җыела идек. Ул елларда мәчетнең манарасын кисеп, аны клуб ясадылар. Соңрак яңа клуб төзеделәр. Мондый зур эшләр Әбелкәрәм абый Әхмәтҗанов колхоз рәисе булган елларда башкарылды. Колхозның да күрсәткечләре яхшы иде. Эшләгән кешене күрә белделәр. Колхоз һәр елны санаторийга юллама бирә иде, колхоз машинасы анда илтеп куйды һәм алып та кайтты. Мин Бәкердә, Ромашкино, Баулы санаторийларында булдым. Кайчандыр гөрләп эшләп торган колхозларның таралып, хәлсезләнеп бетүенә генә йөрәк әрни. Фермаларда терлекләр азайгач, авыл халкы эшсез калды, яшьләр акча табу өчен читкә китәргә мәҗбүр.
Шулай да халык тырыша. Хәзерге яшәү шартларын элеккеге белән чагыштыру мөмкин түгел. Һәр йортта диярлек машина бар, авылларда да асфальтланмаган урамнар саны азаеп бара. Элекке юлсызлыктан интеккәннәрне искә төшерсәң дә әллә ничек булып китә. Мондый тормышның кадерен белик, илләребездә тынычлык булсын.
Наҗия Мостафина.
Бәркәтә авылы.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бәркәтә Колхоз санаторияләргә юлламалар