Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әккәрәйдән Кваковлар гаиләсе авылдашларын кышын коенуга ияләштерә

Күптән түгел Әккәрәйдә, авыл уртасыннан агучы елга өстендә моржлар бәйрәме үтте. Анда авылдашлар, Чирмешәннән, Нурлаттан, күрше авыллардан кунаклар, Әлмәт шәһәрендәге моржлар клубы вәкилләре җыелган иде.

Инде күпләргә мәгълүм, моржлар коенуы – Хач ману (Крещение) бәйрәмендә  иорданда-бәкедә коенып чыгу гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше дә. Ул организмны ныгыту системасы, хәтта спортның бер төре. Безнең авылда әлеге хәрәкәтнең инициаторлары Кваковлар гаиләсе. 82 яшьлек Раиса Кузьминична быел да бәкедә коенып, яшьләргә үрнәк күрсәтте. Әлеге хатын-кызга тормышында күпне кичерергә туры килде. Раиса һәм Юрий Кваковлар гаиләсендә бер-бер артлы ун бала – биш ул һәм биш кыз дөньяга килде. Ни кызганыч, гаилә башлыгы иртә үлеп китте, Раиса Кузьминична балалары белән үзе генә калды. Бар гомерен фермада эшләде, ә җәйләрен уллары, кызлары белән 2,3шәр гектар чөгендер үстерде. Балалар шулай итеп яшьтән эшкә өйрәнеп үстеләр. Аларның йортлары янәшәсеннән инеш ага. Ул балаларның яраткан урыны булды. Җәен шунда су керсәләр, кышын хоккей уйныйлар иде.

Раиса Кузьминичнаның улы Михаил Юрьевич хатыны Лидия Дмитриевна белән моржлар бәйрәменең төп оештыручылары булдылар. Михаил яшьтән үк үз организмын салкын суга күнектерде, теләсә нинди һава шартларында да өстенә су коя иде. Ул соңгы елларда Хач ману бәйрәмендә сулыкта иордан бәкесе ачып бәйрәм оештырды. Кышын суда коенуга үзенең дусларын һәм танышларын ияләштерә башлады. Кваковлар тырышлыгы белән, авылда моржлар саны ел саен арта бара. Шуның нәтиҗәсендә зур бәйрәм дә оештырырга мөмкин булды. Әле ярый авылыбызда шундый кешеләр бар.

Михаил Наратов,

хезмәт ветераны.

Әккәрәй авылы.

Фото: Галина Маркелова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев