Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әккәрәй зиратына экскаватор керми

Район газетасының 2020 елның 14 февраль санында басылган “Кабер казу ансат түгел” исемле язманы кызыксынып укыдым. Дөрестән дә, хәзер авылларда кабер казу елдан-ел кыенлаша, чөнки яшьләр азая бара.

Безнең авылда зиратка трактор, экскаватор кергәне юк әле, каберне көрәк, балта, лом белән казыйлар. Бу яктан халкыбыз бердәм, ярдәмчел. Аннан соң мәрхүмнәрне якыннары янында җирләргә тырышалар, каберне рәттән казу юк, андый урыннарга техника керә дә алмый.

Шөкер, үзсалым акчалары кулланып, авыл зиратында карт агачларны кистерделәр, каберләр өсте яктырып китте. 20 еллар элек зиратны бераз зурайттырган да идек. Әмма бүген буш урыннар аз, шуңа күрә бәлки яңа зират та кирәгергә мөмкин, аның хәзергесе авыл уртасында бит, зурайтып булмый.

Федор Трофимов.

Әккәрәй авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев