Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кара Чишмәнең изгелекле кияве

Озын тормыш юлымда илнең төрле почмакларында яшәргә һәм төрле язмышлар, гыйбрәтле хәлләр, үкенечле язмышлар белән очрашырга туры килде.

Күрше кызы Фәгыйлә кызым белән 10 ел бергә укыдылар, бергә үстеләр, үз кызым кебек булды ул. Яшьли әнисез үсте, соңрак әтисен дә югалтты. Кызлар үскәч тә бер шәһәрдә яшәделәр, гел бергә булдылар. Фәгыйләгә кайгы-хәсрәт гел килеп торды, ике энесе үлеп китте, берсе авырып китеп, ике аягын да кистеләр. Ул урын өстендә.

Бәхетенә, Фәгыйләнең ире – кияү Габделхак Сибгатуллин (Тукай районы) бик яхшы кеше булды.  Аның яхшы сыйфатлары бик күп:  уңган-булган, ярдәмчел, изгелекле, мәрхәмәтле.

Алар 13 ел элек Яр Чаллы шәһәреннән Кара Чишмәгә кайтып йорт өлгерттеләр, инвалид коляскасындагы энеләрен карап торалар, больница юлларында күтәреп йөриләр. Кайберәүләр үз балаларын, әти-әниләрен дә тәрбияләргә авырсынганда аларга карап сокланырга гына кала. Әле алар балачактан инвалид, бүген инде 40 яшендәге Мәүлет  Мөсәгыйтовны да үзләренә сыендырдылар.

Габделхак пенсия яшендә булса да өйдә утырмый, нефть оешмаларының берсендә эшли.  Үз хезмәте, тырышлыгы белән тормыш итә.  Мөмкинлек чыгу, буш вакыты булу белән  кешеләргә ярдәмгә ашыга һәм  бу хакта беркайчан да сөйләп, мактанып  йөрми, чын йөрәктән булыша. Аның изгелекләрен сүз белән генә язып бетерү мөмкин түгел.

Мөмкинлектән файдаланып, үземнең кияүләр турында да язып үтим әле. Кызларым кияүгә чыгарга җыенгач, кияүләр кыз сорарга килгәч, шундый шарт куйдым: Сез кунак булып килгәндә минем өстәлдә аракы булмас,  шуңа риза булсагыз кызым синеке, дидем. Менә инде 40 ел шул шарт үтәлә. Онык-оныкчыкларым да шартны үтиләр, Сабантуй яки башка бәйрәмнәргә кайтсалар да аракы да, тәмәке дә күрмим.  Кияүләрнең бабалары белән аракы эчеп утырганнарын күз алдына да китерә алмыйм. Кияүләрнең туганнары белән инде 40 ел дус-тату, кунакка йөрешеп яшибез.

Саимә Моратова.

Кара Чишмә авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев