Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кара Чишмәдән Фәнис Шәфыйков район газетасы белән 35 ел хезмәттәшлек итә

Мин район газетасын яшьтән үк укып үстем, әле хезмәттәшлек тә итәм.  Аның “Ленин юлында” исеме белән чыкканын да хәтерлим.

“Безнең Чирмешән” газетасында беренче язмам 1986 елда басылып чыкты. Шул вакыттан бирле редакция хезмәткәрләре  белән тыгыз элемтәдә торам. Район газетасы бик күпләргә иҗатка фатиха биргән басма дип саныйм.

Рәхмәт, газета минем кечкенә генә уңышларымны да күрә белде, ул уздырган бәйгеләрдә катнашып җиңүләр дә яуладым, редакция ярдәме белән Утыз Имәни премиясенә дә лаек булдым.

 Мин редакция хезмәткәрләренең өлкән буыны, инде мәрхүм булган журналистлар, газета хәбәрчеләре белән танышып, аралаша алуым белән дә бәхетле.

Форсаттан файдаланып, яраткан газетамны олы юбилее белән котлыйм, тагын шулай озак еллар халыкка тугры хезмәт итүен телим.

Фәнис Шәфыйков.

Кара Чишмә авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев