Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Үтәмештән ветеран укытучы оныклары өчен сөенә

Авылларда, район үзәкләрендә, шәһәрләрдә әле дә яңа мәчетләр ачылып тора. Бу барыбызны да сөендерә торган зур вакыйгалар. Аллаһ йортларына яшь буынны тарту, дини белем бирү бик мөһим. Шушы юлда армый-талмый хезмәт куючы дин кардәшләребезгә тирән ихтирамымны җиткерәм. Алар арасында “Мөшбикә” мәчете имамы Хәбир хәзрәт тә бар.

Язгы каникул чорында ул балаларга дини дәресләр бирде. Укуга, ялга җәмгысы 31 бала җыелды - минем ике оныгым да.

-Минем турыда кайгыртучы, уйлаучы һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы, догаларымны ишетүче, аңлаучы Олы Зат – Аллаһ бар, - дип үтемле итеп аңлата ул.

Хәзрәт сабыйларыбызны намазга бастыра, үтемле вәгазьләр сөйли, шулай итеп алардан дин юлына кереп китәргә беренче адымнарын ясата. Никадәр баланың шулай мәчеткә килүләрен оештыра алган икән, аңа  “Афәрин!” диясе генә килә.

Соңгы уку көннәрендә ата-аналар, әби-бабайлар да мәчеткә чакырулы идек. Без, мәчеттә җомга намазлары укып, тирән эчтәлекле, бик кирәкле вәгазьләр тыңлап, барыбыз да бик рәхмәтле булып кайттык.

Шундый изге эш башкарганы өчен,  “Мөшбикә” мәчете имамы Хәбиргә, балаларны тәмле ашлар белән сыйлаучы хатын-кызларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Миннур Хәйруллина ветеран укытучы.

Иске Үтәмеш авылы.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев