Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Үтәмеш пенсионерын мәктәпләрдәге заманча шартлар сөендерә

Мин тумышым белән Иске Үтәмештән, әмма гомеремнең күп өлешендә Ерак Төньякта яшәдем һәм эшләдем. Пенсиягә чыккач туган ягыма кайтып төпләнергә булдым.

Тормыш бер урында гына тормый: районда социаль объектлар күп төзелә һәм ремонтлана, юллар да яхшыра. Монда, әлбәттә, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның роле зур. Бигрәк тә район мәктәпләрендә укучылар һәм укытучылар өчен заманча шартлар булдырылуы сөендерә. Миңа улым Нариман Сваровский укыган Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында булгаларга туры килде. Мондагы компьютер классын, практик дәресләр өчен остаханәне, зур, якты спорт залын, шәп җиһазлар булган тулай торакны күреп таң калдым.

Әлбәттә, боларга күп чыгымнар - акча киткәндер, ә алар, кем әйтмешли, күктән төшми. Шуның өчен район үзәгендә һәм авылларда төзелгән объектлар озак хезмәт итсен иде, аларны саклап тоту зарур.

Ни кызганыч, кайвакыт: “Объектларны читләр төзи, үзебезнекеләргә эш юк“, - дигән фикерләр ишетергә туры килә. Минемчә, әгәр дә алар яхшы, уңган, эчми торган белгечләр икән – эшләсеннәр.

Күпләр Иске Үтәмештә XXII партсъезд исемендәге колхозны алдынгылар сафына чыгарган колхоз рәисе Касыйм Исмәгыйль улы Исмәгыйлевны еш искә алалар. Аның тырышлыгы белән хуҗалыкта кирпеч заводы, тегермән, авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлау өчен җылы гараж, терлекчелек фермалары һәм башкалар төзелде. Ә аларны, нигездә, читтән килгән кешеләр – әрмән милләте вәкилләре корды. Тиз, вакыт белән санлашмыйча, сыйфатлы эшләделәр. Кызганыч, ул елларда төзелгәннәрнең күбесе сакланмады – сүтеп, ташып бетерделәр.

Һәрберебез авылда тормышның яхшыруын, кешеләр өчен уңайлыкларның артуын тели. Ә аның өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланып, киләсе буыннар да рәхмәтле булырлык итеп төзергә, ремонтларга кирәк.

Гөлсирә Сваровская.

Иске Үтәмеш авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев