Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Сережкино кешесе туган авылы турында фильм чыгарган

Иске Сережкино тарихы турында “Иске Сережкино авылы тарихы”, “Шешкел” китаплары, “Шешкел”, “Туармин приходы” дигән фотоальбомнар чыгарылган; “Себер һәм Татарстан Республикасының чуаш авыллары”, “Татарстан Республикасының чуаш авыллары” китапларында безнең авылга багышланган бүлекләр язылган.

“Иске Үтәмеш урта мәктәбе. 1982 елгы чыгарылыш” китабында Иске Үтәмеш урта мәктәбенең элеккеге укучылары – сережкинолыларның автобиографияләре һәм истәлекләре урын алган. Ә бу 2000нән артык текст бите, аларның күбесе архив документлары.

- Сережкинолылар алга таба да авыл тарихы буенча тикшеренү эшчәнлеген дәвам итәләр. Һәр гаилә архивында 1914 елдан алып бүгенге көнгә кадәр төшерелгән альбомнар, фотосурәтләр саклана, - ди шушы авыл кешесе, тарихчы Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы халкы җыйган фотосурәтләр ярдәмендә якташыбыз, хәрби-космик гаскәрләрдә хезмәт иткән, бүген инде отставкадагы подполковнигы Кузьма Демьянович Илюхин “Сугыш һәм хезмәт ветераннары. Иске Сережкино” дигән видеофильм чыгарды. Анда фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең йөзләрчә фотосурәтләре урын алган. Видеофильм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан дөнья күрә, озынлыгы 45 минут.

- Быел Кузьма Демьянович “Сережкино” дигән видеофильм чыгарды. Әлеге видеоязмада сугыштан соңгы буын авылдашларның 1400дән артык фоторәсемнәре урын алган, аның озынлыгы 1 сәгать 24 минут. 70 елдан артык вакыт эчендә авылның һәм аның халкының тормышын чагылдыра торган мавыктыргыч, кызыклы фильм. Форсаттан файдаланып, Кузьма Илюхинга барлык авылдашлар исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм, - ди Евгений Илюхин. - Районның башка авылларында туып-үскән тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләргә дә шундый фильмнар чыгаруны тәкъдим итәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев