Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Сережкино авылы халкы су булмаудан зарлана

Безнең авылның Степная урамының бер өлешендә, клубтан югары якта, һәм Гагарин урамында су гел җитәрлек булмый. Югыйсә кызу көннәргә ерак әле, гел яңгырлар явып тора. Кайчан суга тилмерүдән туктарбыз икән?

Владимир Ермишов.

Иске Сережкино авылы.

Әлеге сорауга Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы (Иске Сережкино – шушы җирлек составында) Рәфис Мингулов болай дип җавап бирде:

-Әйе, андый проблема бар. Беренчедән, кызганыч, безнең бу авылда су җыела торган башня юк, су насос ярдәмендә турыдан-туры үткәргечләргә куыла. Икенчедән, Иске Сережкинодагы торбаларда су югала торган тишек, “порыв” урыны бар. Аны ясату өчен район коммуналь челтәрләре җәмгыяте белән сөйләшүләр алып барган идек. Коронавирус белән бәйле, кибетләр ябык булганлыктан, алар да ремонт эшләре өчен кирәкле запас частьләр алып кайта алмый. Хәл бераз җайлануга бу авылда үткәргечне ямап ремонтларга ниятлибез. Киләчәктә су башнясы урнаштыру мөмкинлеген дә табасы иде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев