Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ишлинкада хат ташучыны мактыйлар

Районыбызның кайбер авылларында газета – журналларны вакытында таратмыйлар, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Безнең Чуваш Афонькәсе авылында андый проблеманың булганы да юк. Хат ташучыларыбыздан гел уңдык. Әүвәл халыкка хезмәт күрсәтүче Валентина Егорова  үз эшенә бик җаваплы карады, хәзер Екатерина Анисимова  почтаны гел  тиешле вакытта тарата.

Газета-журналлардан тыш, хат ташучы пенсияне дә китерә, кайберәүләр коммуналь хезмәтләр өчен дә аның аша түли. Безнең авылда кибет юк, монда да хат ташучы ярдәмгә килә, кирәк әйберне ул алып кайтып бирә. Аның килгәнең түземсезлек белән көтеп алам. Беренчедән, ул  үзе ачык йөзле, сөйләшергә иренми, безнең -  олыларның зарын тыңлап утыра, ул район газетасын да алып килә бит әле. Мин газетаны бик яратып укыйм. Авылдан чыгып йөрегән юк, барлык яңалыкларны шуннан белеп торабыз.

Район газетасы редакциясенә дә, үзебезнең хат ташучы Екатерина Геннадьевнага да эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим.

Ихтирам белән, Елизавета Максимова.

Чуваш Афонькәсе.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев