Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ирле-хатынлы Родионовлар Мордва Афонькәсе зиратына тәртип салды

Мәрхүмнәр истәлегенә мөнәсәбәт – теге яки бу халыкның рух байлыгын һәм тормышка мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.

Әлбәттә, минем авылдашларым да кече ватаннарын үстерүгә, шул исәптән зиратны тәртиптә тотуга да үзләреннән зур өлеш кертәләр. Әмма бу юлы бурыч тагын да катлаулырак иде бугай - чүп-чарны кайбер ташландык каберләрдән җыеп алырга иде. Бу – веноклар һәм ясалма чәчәкләр, искергән, ауган тәреләр һәм коймалар, сынган агачлар, шешәләр. Әле тагын барлык периметр буйлап койма буявын яңартырга, биеккә киткән агачларның бер өлешен кисеп алырга кирәк иде. Авыл җирлеге җитәкчелеге, техника биреп, әлеге эшне уңган-булган Родионовлар гаиләсенә тапшырган. Инна белән Роман бер ай дәвамында диярлек шушы объектта тырышып эшләделәр. Һәм барысын да, кем әйтмешли,  кырт иттереп куйдылар!

Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Мин сезнең гаиләгезгә иминлек,  көч-дәрман, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын, уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет телим. Улыгыз мәктәптәге уңышлары белән сезне гел сөендереп торсын!

Без барыбыз да ата-бабаларыбызны искә алып яшәргә тиеш. Шуңа күрә, хөрмәтле якташлар, зиратларны чисталау кебек игелекле эшне озакка сузмаыйк. Чөнки зират – һәркайсыбызның тормыштагы соңгы тукталышы, аны тиешле тәртиптә тоту - һәрберебезнең изге бурычы.

Мордва Афонькәсендә һәм Ишлинкада яшәүчеләр исеменнән туган авылларындагы православие зираты территориясен төзекләндерү буенча зур хезмәт куйганнары өчен Родиновларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

Наталья Семкичева,

Мордва Афонькәсе.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев