Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Игелекле егетләр

Күптән түгел генә Әмир авылы зиратына су кертүләре турында ишеттем. Бу эшкә авылдашларыбыз Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар акча биргәннәр, диделәр. Дөрестән дә, зиратта чәчәкләргә сибү, кулларны юып чистарыну өчен дә су кирәк иде.

Әлеге игелекле якташларыбыз авыл өчен моңа кадәр дә бик күп яхшылык эшләгән кешеләр.

Әгъләмовлар Әмирдә яшәүче сугыш чоры балаларына – өлкәннәргә ай саен 2 шәр мең сум акча биреп торалар. Күпме кеше шуңа авыл кибетеннән азык-төлек, көндәлек кирәк товарлар сатып алабыз. Олы яшьтәгеләр өчен бу искиткеч зур ярдәм.

Бер кешегә 2 мең, ә ел буена барысы 1 миллион сум чамасы акча – бик күп бит.

Әгъзам абзый уллары ел саен авылда зур бәйрәм – Авыл көне оештыралар. Олы яшьтә булсам да, анда бармый калганым юк. Әле быел да урамга чыгып баскан идем, бер җиңел машина килеп туктады. “Сезнең авылда Сабан туе кайда уза”, - дип сорагач, “Әйдәгез, алып барам”, - дип аларга утырып бардым. Ивашкинодан килчеләр икән. Менә күр, татарлар гына түгел, башка милләт халкы да безнең авылга бәйрәмгә килә. Шулай авыл халкының күңелләрен күргәннәре өчен, Фазыл белән Миндарга рәхмәт. Әле бит юбилейларыма да, 80 һәм 85 яшемдә, мәйданга чакырып, бөтен халык алдында үземә зур бүләкләр тапшырдылар. Авыл көнендә алар, гомумән, бик күп бүләк тараталар. Карап торырга да күңелле. Менә шундый игелекле егетләр туып үскән безнең  Әмиребездә.

Әле бит, тагын бернәрсә турында язарга онытып торам. Былтыр алар безне, 40лап кешене, район газетасына яздырдылар. Рәхәтләнеп укыдык “Безнең Чирмешән”не, яңалыклар белән таныштык. Мин аларны бер догамнан калдырмыйм. Игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын.

Миннур Алиева.

Әмир авылы.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев