Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яралы әтине сугышта үлемнән авылдаш кызы алып калган

Әтиебез Сәлим Салих улы Могыйзов сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Рота командиры буларак, Мәскәү янында барган бәрелешләрдә катнаша. Курск-Орёл дугасы тәмугларын кичә.

Өлкән лейтенант Могыйзов 1942 елның октябрь аенда Смоленск янында каты яраланган. Дошман снаряды төшеп, әтинең аягын өзә. Ул бик күп кан югалта, озак вакыт аңсыз ята. Очраклы рәвештә генә күреп, танып өлгергән авылдашы Әминә Булатова аны үлем тырнагыннан алып калган. Атлар абзарында урнашкан кыр госпиталендә аңсыз хәлендәге әтиебезне ул, өч көн яныннан да китмичә, саклап, ярдәм итеп, Тулага госпитальгә озатыша. Бер аягы өзелгән, икенчесе дә яраланган әтиебез гомере буе, дөньяда яшәве белән, үзен Әминә апага бурычлы санады. Ул чакта сугыш утының алгы сызыгында яралыларны кабул итеп торучы батыр кыз – санитарка Әминә Булатова очрамаса, аның язмышы ни белән бетәр иде икән?!

Әти, җиде ай госпитальдә ятып, 1943 елның язында, агач аякта туган авылына кайтып төшә.

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Сәлим Могыйзов сугыштан соң Иске Кади авыл советы рәисе итеп сайлана һәм озак еллар шул вазифада эшли.

Әтиебез 1978 елда сугыш яраларыннан дөнья куйды.

#МойГеройМояСемья

Галия Сафиуллина.

 Чирмешән-Иске Кади.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев