Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Габдерәхим Утыз Имәни: Гыйлем алырга тырыш

Кулымда “Без Исламны сайлыйбыз” дигән китап. Табиб-терапевт, Алабуга җәмигъ мәчете мөгаллимәсе Галимә Харисованың әлеге басмасы сәламәтлек саклау һәм хәзерге заман чирләрен дәвалау мәсьәләләренә багышланган. Үзенең һәм мөслимә кардәшләренең тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул укучыга ислам дине турында объектив мәгълүмат җиткерә.

Китапта иманның, гыйбадәтнең кеше организмына уңай тәэсире турында языла. Көнбатыш илләрендә кайбер югары уку йортларының медицина факультетларында теология фәне укытыла, авыруларны дәвалаганда Аллаһы Тәгаләгә ышануны уңышлы кулланалар икән.

Галимә ханым бу китабында балаларны тәрбияләүдә игътибарлы булырга чакыра.

“Тәрбия ул – шәхси үрнәк” бүлегендә аеруча гыйбрәтле сүзләр бар: “Һәр ана үз баласын өзелеп ярата, акыллы, тәүфыйклы булуын тели. Ләкин бик сирәк аналар гына үз баласына иң кирәкле нәрсә – дөрес тәрбия бирү икәнен белә.

Ата-ана, баласы авырлык күрмәсен дип, көн-төн эшләргә риза. Әмма бала үзе аларның хезмәтен аңлармы, хөрмәтле булырмы? Бу иң элек гаиләдәге тәрбиядән килә.

Чын мөселман гаиләсендә балалар иң әүвәл әти-әниләр үрнәгендә үсә. Ул гаиләдә һәркемнең үз урыны, максаты, бурычлары бар. Ә боларны белгән бала үз туган теленең дә әһәмиятен аңлап үсә.”

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бастырып чыгарган “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы – балаларда әхлакый зәвык тәрбияләү дәреслеге. Анда мөселман балаларының көндәлек тормышта үз-үзен тоту кагыйдәләре, вазифалары турында киң һәм төпле язылган.

Нинди генә эшкә кагылсаң да, белемле булу кирәк. Гаҗәеп, кеше чирләре хайваннарга күчми, ә хайваннардан кешегә күчә. Космоска йөздән артык кеше очты, Марста су барлыгын ачыкладылар, ә менә 11 чакрымдагы океан төбе өйрәнелмәгән. Фәнни тикшеренүләр алып барыла, тик анда тереклек барлыгы-юклыгы билгесез.

Укымышлы, тәрбияле балалар – халкыбызның киләчәге. Ленин да: “Укырга, укырга һәм укырга!” дип әйтеп калдырган. Авылдашыбыз, күренекле мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгариның сүзләре тагын да мәгънәлерәк: “Бәхет гыйлем белән барлыкка килде. Гыйлем аркасында кешегә баш иделәр. Гыйлем алырга тырыш. Гыйлем – тормыш нигезе ул”.

Галим якташыбыз, авылыбыз тирәсендәге урманнар имәнлекле булганга күрә, үзенә Утыз Имәни кушаматын ала. Быел 1 августта Габдерәхим Госман улының тууына 270 ел тула. 2000 нче елда аның хөрмәтенә авылыбыз Яңа Кадига Утыз Имән атамасы бирелде.

Гаделлек кыл, лаек бул изгеләргә.

Тузан чаклы җафа кылма берәүгә.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев