Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә чүп контейнеры тирәсен кем чистартырга тиеш?

Хөрмәтле редакция, инде җаваплы оешмаларны йөреп чыгып, аптырагач, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Бәлки минем хатымны бастыргач, проблема уңай хәл ителер.

Чишмә урамында бездән ерак түгел, лицей белән мәгариф бүлеге биналары  арасында, чүп контейнеры тора. Монда чүп ташлаучы бик күп, чөнки контейнер бик җайлы урында - юл өстендә урнашкан. Ләкин аның тирәсен гел кар каплап китә. Чүп җыючылар, монда кереп булмый дип, бер тапкыр контейнерны бушатмыйча да киттеләр. Мин көрәк белән дә чистартып карадым, ләкин җиңеп чыга алмадым.

Әлеге проблеманы хәл итү юлын эзләп Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать иттем, аннан мине “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесенә юлладылар. Биредә юк димәделәр, ярар карарбыз, дип озаттылар.

Ләкин әлегә кадәр бу мәсьәлә ачык - чүп контейнеры территориясен чистартучы юк. Югыйсә, үзсалымны да вакытында түләп барабыз.

Гөлшат Фәсхетдинова.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев