Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән укытучылары арасында “дәрескә” соңга калучылар булмаган

“Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе активистлары һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре ветеран укытучылар өчен “Россия укытучылар белән данлыклы” дип аталган ял кичәсе оештырды.

...Мәктәп кыңгыравы яңгырады һәм бер мизгелдә уку залы сыйныфка әверелде, анда укытучылар кабат укучылар булдылар. “Сыйныф җитәкчесе” Тамара Тимохина, тактага эленгән расписание буенча, уку көнен «тарих дәресе» белән башлап җибәрде.

“Укучылар”, такта янына чыгып, һөнәр үзләштерү һәм эшкә урнашу турында һәркем үзенең кызыклы хикәясен сөйләде. Кайберләренең беренче очраткан укучысы истә калган, икенчеләрен кунакчыл авыл кешеләре сокландырган. Күпләр эшкә билгеләнгән авылга хәтта юлда очраган машина кузовларында да ничек килеп җитүләре хакында уйнап-көлеп искә алдылар.

Ул чорларда яшь укытучыларның кәефләрен хезмәт шартлары да төшермәгән: мәктәпләр утын белән җылытыла, салкын пычрак юллардан резин итекләрдән эшкә барып җитәргә кирәк була. Аларның күбесе хезмәт юлын район авылларында башлаган.

География "дәресе"ндә һәркем үзенең кече ватанын картада флаг белән билгеләп күрсәтте. Һөнәр үзләштергәннән соң Чирмешән балаларын укытырга килгән педагогларның географиясе киң икән. Алар арасында чыгышлары белән безнең республикадан гына түгел, хәтта Үзәк Россиядән һәм элеккеге союздаш республикалардан булучылар да бар.

Физик тәрбия “дәресе” дә бик күңелле үтте: “укучылар” шарлар белән һәм кәгазь "туплар"ны бәргәләп уйнадылар.

"Тәнәфесләрдә" Елена Ланкина һәм Ольга Коченкова башкаруындагы җырларны тыңлап ял иттеләр.

Музыка "дәресе"ндә мәктәп турында матур, яраткан җырларын җырладылар.

"Уку көне" сыйныф сәгате белән тәмамланды, анда һәркем очрашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты, кичәне оештыручыларга рәхмәт сүзләре һәм киләчәккә теләкләр яңгырады. "Без балачагыбызга һәм яшьлегебезгә әйләнеп кайткан сыман булдык", - диде педагоглар.

"Уку көнендә" катнашучыларның дисциплинасы да яхшы: дәрескә соңга калучылар булмады, биремнәрне игътибар белән тыңладылар, бер-берсенә комачауламыйча җавап бирделәр.

Нәтиҗә ясап, кайчагында килеп туган проблемалар, киеренкелекләр дә сайлаган һөнәргә тугрылыкны какшатмаганлыгы билгеләп үтелде.

Башка милли-мәдәни җәмгыятьләр вәкилләре дә бу көнне укытучыларны котларга килделәр. Чирмешән мәктәбенең элеккеге укучысы, белеме буенча укытучы Ирина Суворова рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Очрашуда чәй табыны да көйләгәннәр. Кулларына көзге чәчәкләр тотып төшкән фотосурәт бу очрашуның истәлеге булып калыр.

Кичәне оештыручылар, ярдәм иткән өчен, эшмәкәрләр Булат Латыйповка һәм Лилия Фроловага рәхмәтле.

 

Валентина Меркулова.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев