Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәннән Маргарита Игнатьева Валентина Толкунованы якыннан күргән

Районыбызда яшәүче күп кенә кешеләр, кайберәүләре инде олы яшьтә булсалар да, кызыл галстуклы пионер балачакларын сагынып искә алалар. Учак янында җырлар, походлар, экскурсияләр...

Йөзләгән Чирмешән баласы өчен "Артек" һәм "Орленок" лагерьларында ук ял итүләр – күңелдән уелмый торган хатирә.

19 май - Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне (1922 ел). Дөрес, хәзерге укучылар аның турында олылар сөйләве буенча гына беләләр. Районыбызның "Орион" яшьләр үзәге хезмәткәре Ирина Суворова "Чирмешәнлеләр - төрле елларда “Артек"та һәм "Орленок"та” дип аталган проектын башлап җибәрде. Моны күп кенә элеккеге пионерлар да күтәреп алды. Әлбәттә, ерак балачак фотосурәтләре барысында да сакланмаган.

Район үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Маргарита Игнатьевага 1980 елда, 14 яшьлек пионерга, Краснодар краенда урнашкан "Орленок"та  булу бәхете тәти. Ул бу сәфәре хакында онытмадымы икән дигән сорауга Маргарита Владимировна болай дип сөйләде:

-Ничек онытасың инде?! 1980 елда Мәскәүдә җәйге Олимпия уеннары узды, бу вакыйганы бөтен ил күзәтте, ә "Орленок"та мин аның юбилей сменасында булдым: лагерь ачылуның 25 еллыгын үткәрделәр. Яшермим, шундый ерак җиргә әти-әнисез бару башта бераз шүрләтте. Ләкин бу алай ук куркыныч булып чыкмады. Комсомолның республика өлкә комитетында яхшы укыган һәм мәктәп тормышында актив катнашкан балалардан зур төркем туплап, аларны озата баручылар билгеләделәр һәм без поезд белән Краснодар краена кузгалдык. "Орленок"та барысы да - яшәү шартлары да, чараларның бай, мавыктыргыч программасы да һәм элек без телевизордан гына күргән, бөтен илгә танылган кешеләр белән кызыклы очрашулар да сокландырды. Әйтик, җырчы Валентина Толкунова, Тамара Гвердцители һәм башкалар. Лагерьда илнең барлык почмакларыннан, хәтта Камчатка һәм Сахалиннан да балалар бар иде, без рәхәтләнеп аралаштык, бер-беребез турында күп нәрсәләр белдек. Бу җәй минем өчен - балачакның иң бәхетле вакыты.

1970-1980 елларда «Орленок»та шулай ук Галия Сибгатуллина (бүген Чирмешән лицее укытучысы), Айрат Кашапов (район үзәк хастаханәсе табиб-хирургы), Муса Вилданов (эшмәкәр, төзелешне архитектура ягыннан проектлау) булганнар. Алар хәзер районда танылган һәм хөрмәтле кешеләр, пионер балачагының бәхетле көннәрен һаман да хәтерлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев