Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә узган чараны улыбыз беркайчан онытмас

Укучылар башта түземсезлек белән каникулларны көтсәләр, озак яллар да аларны туйдыра, мәктәпкә барасылары килә башлый. Башка балалар кебек безнең улыбыз Максим да август аенда ук мәктәпкә җыена башлады.

Быел улыбыз икенче сыйныфка бара. Балаларга мәктәпкә җыену шатлыклы мәшәкать булса, әти-әниләрдән зур чыгымнар сорый. Безгә бу чыгымнарны киметүдә игелекле иганәчеләр ярдәм итте, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында оештырылган бәйрәм чарасында улыбызга уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп сумкасы – ранец бүләк иттеләр. Бәйрәмгә килүчеләргә зур бер бәйрәм ясадылар: балалар район мәдәният йортында мультфильм карадылар, уеннарда катнаштылар. Моңа бик шатландык, ә улыбызның кичерешләрен сүзләр белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел. Бала шатлыгы шул буладыр. Бәйрәмне оештыручыларга, иганәчеләргә, аеруча Наталья Ларионовага һәм Людмила Малешинага без бик рәхмәтле, үзегезгә дә шундый шатлыклар кичерергә язсын.

Раиса Соломенникова.

Чирмешән авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев