Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә “Кузьминки”да частушкалар җырлап биеделәр

Кышкы Кузьминки... Әлеге бәйрәм хакында олы буын гына хәтерли һәм белә, анысын да әле башкалар сөйләве буенча гына. Элек: “Кузьминки – по осени поминки”, дигәннәр. Әйе, шулай да бит - кыр, бакча эшләре бетте, уңыш җыеп алынды. Ә эш беткәч, уйнарга ярый.

Бабаларыбыз яраткан һәм алар турында кызыклы риваятьләр тудырган гади, ярлы һөнәрчеләр – тимерчеләр Кузьма һәм Демьян истәлегенә Чирмешән рус милли-мәдәни җәмгыяте активистлары инициативасы белән соңгы берничә ел рәттән җырлап кич утырулар, биюләр, сыйлы табын оештырыла. Менә быел да 2 нче Чирмешән мәктәбенә шушы бәйрәмгә дип халык җыелды. Татьяна Гришанина әзерләгән мәдәни чара бәйгеләргә, борынгы йолаларга кагылышлы мәгълүматларга бик бай иде. Беркем дә читтә калмады, чара кунаклары гармунчы Виктор Гаврилов белән рәхәтләнеп күңел ачты, монда частушкалар, яраткан җырларыбыз яңгырады. Һәм, әлбәттә инде, халык бер-берсен “Кузьминки”ның традицион ризыклары - курниклар һәм пешерелгән башка тәм-томнар белән сыйладылар.

Мондый очрашулар, аралашулар көч өсти, дәртне арттыра, бигрәк тә олы кешеләргә. Йолаларыбыз буыннан-буынга күчсен өчен шундый чараларда балаларыбызны күбрәк катнаштырасы иде.

Әлеге бәйрәмне оештыруда булышканы өчен, Чирмешән рус милли-мәдәни берләшмәсе активистлары 2 нче Чирмешән мәктәбе директоры Илдар Миргалимовка рәхмәтле.

Валентина Меркулова.

Чирмешән авылы.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев