Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән шаккатырды

Хоккей белән шөгыльләнүче ун яшьлек улыма Чирмешәнгә өйрәнүләргә барырга туры килгәч (командасы белән), мин дә, ял алып, гомеремдә беренче тапкыр Чирмешәнгә юл тоттым һәм моңа бер минутка да үкенмәдем. Бу район үзәге турында элек тә ишеткәнем бар иде. Әмма йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дип, бик дөрес әйтәләр...

Хоккей белән шөгыльләнүче ун яшьлек улыма Чирмешәнгә өйрәнүләргә барырга туры килгәч (командасы белән), мин дә, ял алып, гомеремдә беренче тапкыр Чирмешәнгә юл тоттым һәм моңа бер минутка да үкенмәдем.

Бу район үзәге турында элек тә ишеткәнем бар иде. Әмма йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак дип, бик дөрес әйтәләр шул. Чирмешән безне - шәһәр халкын шаккатырды. Монда килгәч, иң әүвәл, чисталыкка игътибар иттек. Урамнар җыештырылган, бордюрлар агартылган, бар җирдә тәртип, чәчәкләр утыртылган. Матур биналар, зәвык белән төзелгән йортлар да бик күп.

"Юбилейный" Боз сарае безгә аеруча ошады. Монда спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Аны бик матур урында да төзегәннәр. Без монда рәхәтләнеп ял иттек.

Форсаттан файдаланып, ачык йөзле, кунакчыл, хезмәт сөючән Чирмешән халкына безне, балаларыбызны шулай җылы каршы алганнары өчен рәхмәт белдерәм.

Эдуард Гриб.
Самара шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән “Юбилейный” Боз сарае