Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районының инвалидлар җәмгыятендә ярдәм итәргә генә торалар

Физик мөмкинлекләре чикле кеше өлешенә нинди газап, әрнүләр туры килгәнен ул үзе, аның туганнары һәм гаиләсе генә белә. Әмма безнең арабызда инвалидларның проблемаларын үзләренекедәй кабул итүче мәрхәмәтле җаннар бар.

Районда инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипованы һәм аның урынбасары Ирина Митяеваны бик күпләр яхшы белә. Бихисап ярдәмнәре өчен, алар бу якташларыбызга, үзләрен дә күреп, газета аша да рәхмәтләрен ирештерәләр. Алар моңа лаек та.

Мәдинә Шәфигулла кызы һәм Ирина Дмитриевна үз өсләренә зур җаваплылык йөкләп алдылар һәм изгелек эшләүгә көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар. Үз офис биналарын ремонтлау өчен генә дә алар никадәр көч куйдылар, хәзер инде эш кабинетлары гына түгел, төрле чаралар үткәрергә дә урыннары-биналары бар. Ә андый чараларны алар еш әзерли һәм үткәрә. Болар барысы да, кеше үзен башкалар белән тигез санасын, аның проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәкләрен белсен, чәй белән сыйлаячакларын, тынычландырачакларын тойсын өчен кирәк. Мәдинә Шәфигулловна һәм Ирина Дмитриевна, изге эшләрегез өчен, сезгә нык сәламәтлек, озын гомер телибез.

Валентина Меркулова.

Чирмешән авылы.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев