Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән больницасына соравыбыз бар

Безгә, өлкән кешеләргә, врачларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Рәхмәт, алар игътибар белән карыйлар, дәвалыйлар. Тик менә “Ашыгыч ярдәм” машиналары авырулар өчен бик җайсыз.

Күптән түгел әлеге хезмәт машинасы белән Әлмәткә больницага илттеләр. Машина бик суык, юллар да бик яхшы булмагач, ул авыруны төрле якка чайкый. Бер танышым да чак барып җиттем, дип сөйләде. Яңа машиналар да бар бугай бит больницада? Моны ничек аңлаталар икән?

Ихтирам белән, бер авыру бабагыз.

Түбән Кәминкә авылы.

Әлеге хатны район үзәк больницасына юлладык. Оешманың юристы Эльмира Сабированың җавабы мондый: “Медицина оешмасының техник базасын ныгыту һәм халыкка вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтү максатында 2019-2020 елларда район үзәк больницасына дүрт яңа “Ашыгыч ярдәм” машинасы кайтты. 2021 елның гыйнварында иске автомобильләрне хезмәт күрсәтү линиясеннән алдык,  алар белән хәзер авыруларга бармыйлар. Ашыгыч ярдәм автомобильләренә пациентларның хәлен күзәтү һәм тиешле беренче ярдәм  күрсәтерлек заманча медицина җиһазлары урнаштырылган. Салонда тиешле температура тоту өчен автомобильләргә автоном җылыткычлар, кондиционарлар куелган.”

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X