Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән артистлары - “Каравон“-да

Быел миңа Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" рус фольклоры бәйрәмен күреп кайту бәхете тиде. Бу бәйрәм Татарстанда инде ике дистә елдан артык үткәрелә. "Каравон"га ел саен республика районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле өлкәләреннән дә иҗат коллективлары килә. Фестиваль иң зур һәм матур сәхнәдә, чиркәү чыңнары астында ачылды. Рус халык җырларын...

Быел миңа Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" рус фольклоры бәйрәмен күреп кайту бәхете тиде. Бу бәйрәм Татарстанда инде ике дистә елдан артык үткәрелә.

"Каравон"га ел саен республика районнарыннан гына түгел, Россиянең төрле өлкәләреннән дә иҗат коллективлары килә. Фестиваль иң зур һәм матур сәхнәдә, чиркәү чыңнары астында ачылды. Рус халык җырларын һәм биюләрен башкаручы коллективларның күплеге елга ташкынын хәтерләтә иде.
Бәйрәмгә килгән кадерле кунаклар арасында "Играй, гармонь!" телевидение тапшыруын алып баручылар Анастасия һәм Захар Заволокиннар, Геннадий Заволокин исемендәге "Частушка" ансамбле дә бар иде.
Башка концерт сәхнәләрендә һәм мәйданчыкларында да чыгышлар күп булды. Шунысы куанычлы, безнең районнан Иске Элмәле авылының "Ивушка" җыр ансамбле дә биредә үзенең талантын күрсәтте. Рус халык җырларын югары осталыкта башкарып, тамашачыларның көчле кул чабуларына һәм Дипломга лаек булды.
"Каравон" милли киемнәрнең күп төрле төсләре һәм фасоннары: борынгы күлмәкләр һәм сарафаннардан, чабаталардан алып хәзерге заман рус стилендәге концерт киемнәре белән таң калдырды. Монда хохлома һәм гжель орнаментлары, сувенирлар, самоварлар, уенчыклар, чиккән әйберләр һ.б. күп иде. Әлбәттә, "Каравон" беренче чиратта әйлән-бәйлән уеннары фестивале. Артистлар, тамашачылар бергә кулга-кул тотынышып әйләнделәр. Аттракционнар, экзотик җәнлекләр, озын таякларда йөрүчеләр бәйрәмгә әкият рухы өстәделәр.
Валентина Меркулова.
Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Каравон“ Чирмешән артистлары рус фольклоры

2
X