Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яр Чаллыдан кайтып, район газетасына языла

Яр Чаллыдан Бәркәтәгә кайту белән, Мәхмүт Саттаров иң әүвәл район газетасына языла.

"Ел саен, яз җитү, белән мин шәһәрдән туган авылым Бәркәтәгә юл тотам. Биредә, инде вафат булган әти-әни йортында җәйне үткәрәм. Йорт тирәсен бизәр өчен, чәчәкләр утыртам. Бакчада җиләк – җимеш, яшелчә үстерәм" ,- дип редакциягә хат юллаган Мәхмүт Саттаров. - Авылга аяк басу белән, беренче чиратта “Безнең Чирмешән” газетасына язылам. Мин аның һәр санын җыеп та барам, аннары, шәһәргә киткәч, кире укып чыгам. Узган елны бер санда “Без бу хакта язган идек” рубрикасында үзем турында да укыдым. 1976 нчы елны армиядән кайткач, күпердән төшеп киткән бер баланы коткарган идем. Шул турыда район газетасына да язганнар иде."

Якташыбыз билгеләп үткәнчә,  район газетасы битләрендә барлык хәбәрләр яктыртылып бара. Журналистлар гади, халыкка аңлаешлы телдә язалар.

"Мин һәр санны көтеп алам, һәр язманы укып чыгам. Белдерүләр дә ярап куя, кайсы көнне нәрсә саталар, кайчан ярминкә була, шуннан белеп торам, - ди райондашыбыз. - Шәһәргә киткәч, район яңалыклары белән интернет аша, район газетасының сайтында танышып барам. Форсаттан файдаланып, район газетасы редакциясе хезмәткәрләренә, рәхмәтемне җиткереп, эшләрендә уңышлар теләп калам."

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев