Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтәдә әби-бабайларның күзләре яшьләнде

Быел тагын бер яшькә олыгайдык. Ни кызганыч, чордашларыбыз сизелерлек кими бара. 70-80 яшьлек шушындый олы буын вәкилләрен Өлкәннәр көне уңаеннан быел да авыл мәдәният йортына җыеп хөрмәтләделәр.

Монда концерт әзерләгәннәр, тәм-томлы табын көйләнгән. Авыр тормышта яшәп, ачлык-ялангачлыкны күп күргән өлкәннәр үзләренең башларыннан узган хатирәләре белән уртаклаштылар. Һәрберебезнең тормышы күз яшьләрсез сөйләрлек түгел. Бәркәтә мәктәбендә озак еллар балаларга белем биргән ветеран укытучы, 91 яшьлек Рәхилә Мәгъсүмова да үткәннәрне искә алды. Кичәне китапханәче Әлфия Сөләйманова һәм Миләүшә Мусина бик кызыклы итеп алып бардылар.

Хөрмәтле булубызныны тоеп, шатлыгымны уртаклашып язуым бу хакта. Халык оештыручыларга, авыл җитәкчеләренә бик зур рәхмәтле әлеге бүләк өчен.

Наҗия Мостафина.

Бәрктә авылы.

Гөлфәния Гайнанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X