Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Безнең Чирмешән” - яңалыклар чыганагы

Без, өлкән кешеләр, ничектер, район газетасына язылмауны күз алдына да китермибез. “Безнең Чирмешән” районыбыз турында хәбәрләр җиткерүче бердән-бер басма. Почта килү белән, иң беренче аны укыйбыз. Дөрес, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак”, “ЗОЖ” газеталарын да алдырабыз.

“Безнең Чирмешән” күптән түгел форматын үзгәрткәч, ничектер, башта ят газета кебек булды, әкренләп моңа да күнегеп киләбез.

Һәркемгә танышлары, якыннары турында уку күңелледер, мин үзем дә авылдашлар, туганнар турында яратып укыйм. Район газетасында әти ягыннан туганым Гаяз Исхакый турында басылган язмаларны җыеп барам, бу бит безнең тарих. Күп еллар элек авылдашым минем хакта мәкалә язган иде, аны да кадерле урында саклыйм. Элеккеге укытучы буларак, мине мәктәп тормышы да кызыксындыра. Җир кешеләре авыл хуҗалыгы турында да укырга тели.

Район газетасында бакчачы райондашларыбыз да үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, без, өлкәннәр, яңа эшләргә алынмасак та, алар яшьләр өчен бик файдалы, кирәк. Белдерү, котлаулар да хәбәр җиткерә.

Хат ташучыбыз почтаны көнендә китереп җиткерә, рәхмәт, хәбәрләрне “кайнар килеш”,  “табадан төшүгә” укыйбыз.

Мәдинә Камалова.

Түбән Кәминкә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев