Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Безнең Чирмешән" газетасы хәбәрчесе үз мәкаләләре басылганны зарыгып көткән

Барыбызның да яраткан “Безнең Чирмешән” газетасына 90 ел тулуы күңелдәге хатирәләрне яңартты. Мин яшьрәк вакытта газета редакциясендә эшләүчеләрне, гади кешеләрдән аермалы буларак, илаһи бер затлар дип күз алдыма китерә идем.

Газетага мәкаләләр язганнарның газетада басылырлык матур мәкаләләр әзерләүләренә бик сокландым. Андагы язмаларны укыгач, алар кебек итеп булса, минем мәкаләләрне дә газета битләрендә күрәсем килеп хыялландым. Кичләрен утырып мәкаләләр яздым. Китап битләреннән язмама яраклы сүзләр, җөмләләр эзләдем. Язып бетереп, газетадагы материаллар белән чагыштыргач, “чыктым аркылы күпер” җөмләләремнең ошамавына җенләнеп, “шедеврымны” ертып ташладым. Яшермим, булды андый хәлләр. Мин ул вакытта редакциягә җибәрелгән язмаларның “җиде иләк аша” узуын белмәдем.

Айлар, еллар буена яшерен автор булып мәкаләләр языла һәм ертыла торды. Вакыт үтү белән, ниһаять, кыюланып, 1958 нче елда үзешчән сәнгать коллективының кешеләре, чыгышлары турында дүрт битле язма редакциягә китте.

Атна буена тырышып язган мәкаләмне һәр кеше гаҗәпләнеп, сокланып, хәтта шаккатып укыячакларына тирән ышанып, газетада язмамның чыгуын көттем.

Редакциягә хат җибәрүемне бер кешегә дә әйтмәдем. Авыл китапханәсенә барып беренче эш итеп газетадан язмамны эзләдем. Ай буена газетаны минем кебек көтеп алып укучы башка берәү дә булмагандыр.

Мәкаләм газетада басылмады. Моңа артык гаҗәпләнмәдем дә, башкалар кебек матур язмаганга бастырмадылар инде, дигән уйда калдым.

Мингосман Мортазин район газетасы редакциясе оештырган “Мин дә артист булдым” конкурсы җиңүчеләре арасында (2017 ел).

Әле ярый кешеләргә редакциягә язма җибәрүемне әйтмәгән идем. Юкса Иске Кади язучысыннан (Г.Ибраһимовтан) көлгән булырлар иде кебек. Шулай итеп газета белән бәйләнеш өзелеп калды.

1967 нче елда, укып бетереп, мәдәният йортында төрле кичәләр, спектакльләр куя башлагач, редакциядән язма сорап шалтыраттылар.

Мин үземнең матур итеп язмавымны әйттем, грамматика кагыйдәләрен яхшы белмим, дидем. Редакция хезмәткәрләре “Анысы өчен борчылмагыз, хатларны үзебез матурлыйбыз, борчылмагыз”, диделәр. Шул сөйләшүдән соң редакциягә язмалар җибәрә башладым, аларның берсенең дә газета битендә чыкмыйча калганы булмады.

Редакция хезмәткәрләре белән якыннан танышып, аралашып, аңлашып иҗат иттек.

Хәзер язмаларым аз басыла, моңа үзем гаепле, сирәк язам, әллә картлык, әллә ялкаулык. Язарга теләгән теманы менә бүген, менә иртәгә язам дигәнче уйланган тема үзенең актуальлеген югалта.

Яраткан газетамның киләчәктә дә тирән эчтәлекле, күп битле, яратып укыла, көтеп алына торган булачагына ышанам.

Редакция хезмәткәрләренә, тирән хөрмәт белән, эшләрендә уңышлар, нык исәнлек, безнең язмаларны газета битендә басарлык ясап эшкәрткәндә нык сабырлык, гаилә бәхете, тормыш шатлыгы кичереп эшләүләрен теләп, газетаның 90 еллык тантанасы белән котлыйм.

Мингосман Мортазин.

Иске Кади авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев