Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Безнең Чирмешән” аша район хәбәрләре илнең төрле почмакларына тарала

Без газета укып үскән буын, ансыз калганны хәтерләмим. Хәзер инде күзләр начар күрә, әмма, башка газеталарга язылмасак та,  “Безнең Чирмешән”сез булмый.

Газетаны почта тартмасыннан алып керү белән, ирем – Шәүкәт укып чыга, аннан соң минем кулга эләгә. Аннары инде фикер алышу башлана. Таныш исем, фамилияләрне барлап, хатирәләрне яңартабыз. 1969 елда булган вакыйга – безнең авылда суга батучыларны коткаручылар турында  Марат Гомәровның язмасын аеруча кызыксынып укыдык. Инде олыгаеп барган буынны балачак, яшьлек елларына алып кайтты бу мәкалә.

Беренче биттә басылган яңалыклар, “Безгә хәбәр итәләр” рубрикасы астындагы язма, белдерү, котлаулар да күп мәгълүмат бирә газета укучыга.

“Безнең Чирмешән”не укырга гына түгел, үзем дә анда мәкаләләр язарга яратам, редакция белән тыгыз элемтәдә торам. “Гармунчының урыны - түрдә” конкурсына язылган мәкаләм газетада басылгач Фәрхать Камалов шалтыратып рәхмәт әйтте: “Радиоузелда эшләгән еллар күз алдыннан узган кебек булды,” - диде.

Район газетасы иремнең сеңлесе – Даниянең дә (мәрхүмә) яраткан газетасы булды. Үзе дә мәкаләләр язып торды, шигырьләре дә анда еш басыла иде.

Кызыбыз  Гөлназ Яңа Уренгой шәһәрендә яшәсә дә, район хәбәрләре белән даими танышып тора, газета сайтын укып бара. Үзе укыгач безгә дә әйтә, газетадан шундый-шундый хәбәр укыдыгызмы, дип сорый. Ул район хәбәрләренең кайберләрен хәтта  бездән алдарак та белә.

Миңнегөл Әгъзамова.

Түбән Кәминкә авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X