Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтә ветераны радио тыңларга ярата

Олыгайдык, нишләтәсең, шулай да һәрнәрсәдән хәбәрдар буласы килә: барын да ишетергә, күрергә телибез.

Хәзер радио безгә бер иптәш сыман, аны тыңларга яратабыз. Һәр көнне нинди дә булса яңалык: кемнеңдер туган көне, Әниләр, Әтиләр көне дигәндәй, бәйрәмнәр күп, хәбәрләрнең яхшысы да, ни кызганыч, яманы да байтак.

Аш-су өстәле янында радио сөйләп тора, 7 майда аның туган көне иде. Үткәннәр искә төште. Миңа өч ай вакытта, әти чирләп, үлеп киткән, әнинең ул вакытта өч баладан башка бер байлыгы да юк. Әнинең әнисе Закирә әби дөм сукыр. Минем укырга кергән 1947-1948 еллар бу. Шушы әбине кунакка алып килдек, ул вакытта өйдә “кара эшләпә” радио иде. Мин кечкенә, әби намаз укырга кереште, радио шулвакыт кычкырып сөйләргә тотынды, боргычы юк, туктамый гына, мин аны энә белән тишкәләргә тотындым, туктамагач, өстенә әләм-сәләм кием-салым өйдем. Радио бераз “тынды”, әби намазын укыды. Шундый вакыйга истә калган.

Наҗия Мостафина.

Бәркәтә авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев