Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтә мәктәбенең дружина советы рәисе каберенә яңа чардуган куйганнар

Советлар чорында Бәркәтә мәктәбендә Мәдинә Сәит кызы Мортазина пионерларның дружина советы председателе иде.

Ни кызганыч, авылда янгын чыгып, аның гомере шунда өзелде. Хәл болай була. Балалар, әти-әниләре белән, янган өйдән урамга чыгып басалар, шулвакыт Мәдинә: “Сумкам , китапларым калды”, - дип, киредән ут капкан өйгә кереп китә һәм чыкканда аның өстенә зур капка ава. Бахыр шунда фаҗигале төстә, кулына сумкасын тоткан килеш янып үлә. Мәрхүмәнең мәктәптә гел 5ле билгеләренә генә укыганлыгы хәтердә.

Бу Мортазиннарның авылда хәзер туганнары юк инде. Мәдинәнең каберендә зур тирәк үсте, тик чардуганы да бик начар, тузган иде. 1969 елда туган егетләр-кызлар шушы каберне чистартып, аның өстенә яңа чардуган сатып алып куйдылар. Чардуган эчен дә матурладылар, язуларын яңарттылар. Бу гөнаһсыз, саф кыз баланың урыны җәннәттә булса иде.

Шушы изге эшне башлап йөргән Илдар Миргалимовка (район үзәгендә мәктәп директоры), Илһам Хәйретдинов (нефтьче), Ринат Хуҗиевка (авыру әнисен карый) бик зур рәхмәт.

Бу турыда ник яздыгыз дип ачуланмагыз. Изгелек эшләгез дә, суга салыгыз - халык белмәсә, балыклар белер, дигән мәкаль бар.

Сүз уңаеннан, “Безнең Чирмешән” газетасын күп еллардан бирле алабыз, быел да язылдык. Аны бик яратып укыйбыз, район хәбәрләрен шушы басма аша белеп торабыз. Газета хезмәткәрләренә уңышлар телим, безне гел шулай кызыклы язмалар белән сөендереп торсыннар.

Васик Миргалимов.

Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев