Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтә авылында ветеран укытучы Рәхилә Мәгъсүмованы юксыналар

Менә шундый юллар белән сүземне башларга булдым. Сугыш арты еллары авыр чорлар. Чирмешән районы ул вакытта Беренче Май районы дип атала иде.

Безнең авылга Самара өлкәсенең Ярмәк якларыннан укытучы Рәхилә апа Мәгъсүмова килеп урнашты, аның хакында күп язып булыр иде. Мин аның укучысы, сугыш арты чоры баласы – 3 ай вакытта әти үлеп ятимлектә үстек. Бу 1949-50 еллар, ачлык-ялангачлык. Ул вакытта мәктәптә дә эш күп, балалар бихисап. Укытучылар өйләренә тикшерергә дәфтәрләрне, бераз арттырсаң, утын әрдәнәсе кебек күтәреп алып кайта иде. Рәхилә апа енә шундый заманда яшәде, тормыш иптәше Хафиз абый да мәктәптә укытты. Тик ул кыскарак гомерле булды.

“Укытучы” нинди олы сүз – ул икенче әни кебек, баланың тормыш юлы укыткан укытучысына бәйле дисәм ялгыш булмас. Мин үземнең классташларымны да күп югаллтым. Бар да Аллаһы Тәгалә кулында. Күптән түгел мәрхүмә булган Рәхилә апа Мәгъсүмова авылда иң хөрмәтле укытучы иде, укучылары аны гел хәл белеп хөрмәт иттеләр. Ул ялгыз булмады балалары гел янында булдылар. Быелгы Өлкәннәр көнен, Укытучылар көнен каршыларга насыйп булмады Рәхилә апага. Авыл халкы бик юксынды аны, мин үземнең укытучым булгач бергә аралашып яшәдем. Ул эштән туктагач, дин юлында булды, бер мәҗлестән дә калмады. Аллаһы хозурында да бергә булырга насыйп итсен...

Наҗия Мостафина.

Бәркәтә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев