Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Авылым Якты Тау

Госман Мортазин шигыре. Иске Кади авылы.

Йөзләрендә шатлык нуры,

Искә ала кешеләр, уйлана.

Якты Тауга бүген 90 булган

Бик зур бәйрәм, тантана.

 

Артта калган еллар, төрле булган,

Сындырмаган нужа, кайгылар.

Авырлыкны, борчуларны җиңеп

Алга барган яктытаулылар.

 

Якты Таудан 102 ир-егет

Чыгып киткән төрле җирләргә.

44 кеше кире кайталмаган,

Ятып калган чит-ят җирләрдә.

 

Куйган хезмәтенә бәя алды,

Ил каршында хөрмәт яулады.

Хезмәт Герое исемен алды Гөлсем

Якты Тауны бигрәк данлады.

 

Якты Тауның халкы шундый-

Гел елмаю йөзендә.

Илен сатмый, телен саклый,

Дине күңеле түрендә.

 

Шөкер итеп яши алар,

Эштә батыр, исән-сау.

Урман, сулар – бизәге,

Исеме дә матур – Якты Тау.

 

Якты Тауның мәчет манарасы

Ераклардан күзгә ташлана.

Һәр иртәдә тормыш изгелектән -

Азан тавышыннан башлана.

 

Зур булмаган калкулыкны бүлеп

Чишмә суы ага ургылып.

Урманнарда һавасы да дару

Агачлары үсә төз булып.

 

Якты Тау урамнарында

Чирәм чемченә казлар.

Юбилейга гел ашкынып

Кайталар уллар – кызлар.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якты Тау Госман Мортазин