Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Авылда да рәхәтләнеп яшәргә була

“Безнең Чирмешән” газетасының 26 октябрь санында басылган “Яшьләр ник читкә китә?” исемле язманы укыгач озак уйланып йөрдем һәм кулыма каләм алырга булдым.

Бер яклап карасаң газета укучыларның  фикерләре дөрес тә кебек, авылларда эш табу проблема. Шулай да авылда төпләнүчеләрнең дә күбесе  югалып калмый. Мин мәктәпне тәмамлагач, шәһәрдә бухгалтер һөнәре үзләштердем һәм   авылдашыма кияүгә чыктым. Айдар белән  инде 12 ел гомер итәбез. Үзем  кибеттә эшлим, ирем – нефтьче.  Әкренләп барысын да  булдырдык, 2010 елда заманча йорт өлгертеп кердек, инде яңа мунча да төзеп куйдык, автомобилебезне дә яңарттык.  Дөрес, ссудасыз, кредитсыз булмый, эшләп торгач. Аллага шөкер, түләп барабыз.  Шәһәрдә дә безне көтеп торучы юк, анда да яшәргә фатир, акчалы эшкә урнаша алсаң гына.

Авыл җирендә иренмичә эшләсәң, шәхси хуҗалык та гаилә бюджетына өстәмә табыш китерә. Сыер асрыйбыз, елына берничә баш мөгезле эре терлек суябыз, үзебездән артканын сатабыз. Печәнне болыннардан чабабыз, җитмәгәнен сатып та алабыз. Йорт эшендә каенанам да булыша, ике улыбыз да кул арасына керә башлады. Инде малларга яңа абзар төзергә планлап торабыз.

Авылда да бик матур яшибез, әнием дә авылда, кирәк вакытта, эшкә, ашка, киңәшкә дә ул бар, монысы  үзе бер бәхет.

Мине борчыган бер генә нәрсә бар – балаларга сәләтләрен үстерергә, арттырырга  түгәрәкләр юк, район балалар сәнгать мәктәбенә, яки  башка түгәрәкләргә район үзәгенә йөреп бетерү мөмкин түгел. Бу проблема  безне генә түгел, башка ата-аналарны да борчыйдыр.

Сиринә Абдуллина.

Туймәт авылы.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев